1961 елның 12 апрелендә кешелек хәтерендә мәңгегә калачак. 61 ел элек Юрий Алексеевич Гагарин тарихта беренче тапкыр космос киңлегенә очкан – Җир шарын 1 сәгать 48 минут эчендә очып узган һәм җиргә исән-сау әйләнеп кайткан. Хәзер космоска очулар безнең өчен гадәти күренеш. Кешелек хыялын чынбарлыкка әйләнде. Ю.А. Гагаринның галәмгә очуына 61 ел тулу уңаеннан, Олы Нырсы урта мәктәбендә Россия космонавтикасы көненә багышланган чаралар үткәрелде. Чараның максаты: - укучыларның космос, Космонавтика турындагы күзаллауларын киңәйтү һәм тормышларын космосны үзләштерүгә багышлаган кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итү. 12 апрель көнне 10 нчы сыйныфта «Йолдызлар дәшә»дигән темага викторина үтте. Командалар «Эрудит», «Меткий стрелок», «Космик алфавит», «Таныш йөзләр», «Оста космонавтлар» бәйгеләрендә көч сынашты. Җиңүне " Җир кешеләре” командасы яулады