Шул исәптән, безнең канатлы дусларыбыз да җылы яклардан туган якларына кайта башлыйлар. Кошларны сөендереп, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары сыерчык оялары ясап әзерләнәләр. Менә быел да традициядән читтә калмадылар. 1 сыйныф укучысы Әхмәтҗанов Риназ да әтисе белән үзенең беренче сыерчык оясын ясап алып килде.