Быел кешенең галәмгә беренче очуына 61 ел тулды. Бу вакыйга уңаеннан Алан авыл китапханәсендә «Юрий Гагарин - беренче космонавт» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Чарада катнашучылар космос киңлеген үзләштерү тарихына багышланган мавыктыргыч космик сәяхәт кылдылар, Ю. Гагарин һәм космонавтика турында китаплар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.