Без шимбә көнне коллектив белән өмәгә чыктык. Өмә- электән калган, кешеләрнең барысын бергә җыйган. Апрель ае чисталык таләп итә торган ай. Бөтен дөнья яшәрә, яшелләнә. Ләкин табигать уяну белән без дә игьтибарсыз калмаска тиеш. Кар астыннан чыккан чүпләрне җыештыру, карлар тарату безнең язгы иң мөһим эшләрдән санала. Бакча тирәсендә кипкән җирләрне себереп, чүпләрен түктек, бакчага кергәндәге агач араларын чистарттык, карлар тараттык.