Юрий Гагаринның "Восток"корабле белән Җир тирәли космик сәяхәтенә 61 ел. Шул уңайдан Субаш авыл мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен "Кеше - галәмдә" дип исемләнгән танып белү сәгате уздырдылар. Чара вакытында катнашучылар галәм турында фильм карадылар һәм рәсем ясадылар. Шулай ук "Йолдызларга юл" күргәзмәсе белән таныштылар.