14 нче апрель көнне Теләченең 2 нче балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм музыка җитәкчеләре өчен "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар һәм рус мәдәнияте чыганакларына җәлеп итү чарасы буларак музыка фольклоры" темасына район семинары булып узды. Семинар барышында Теләченең 2 нче балалар бакчасы педагоглары мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән шөгыльләрдә халык фольклоры элементларын куллану буенча чаралар күрсәттеләр һәм чыгышлар ясадылар.