Республикакүләм конференциядә

2022 елның 15 апреле, җомга

    13 апрель  көнне Казан шәһәренең  Дәрвишләр бистәсендәге Балалар иҗат үзәгендә  Рәдиф Гаташ исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды.

     “Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм” дип аталган конференциядә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге лауреаты, күренекле шагыйрь Рәдиф Гаташ һәм аның иҗатын үз итеп килүче сәнгать әһелләре дә бар иде. Әлеге конференциядә үзләренең иҗади эшләре белән  Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучылары Мөхәмәдиева Н.Д., Рахматуллина А.Ә., Нигъмәтҗанова Х.Н., Әскарова Ф.Г. катнашты. Укытучыларыбызның эшләре югары бүяләнде һәм аларга үз номинацияләрендә  Дипломнар тапшырылды.Котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International