Шуны истә тотып, 13 апрель көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Рябинушка" фольклор коллективын космосны үзләштерү тарихына сәяхәт кылырга чакырдылар. Алар 1961 елның 12 апрелендә булган истәлекле вакыйганы искә төшерделәр, Кояш системасы планеталарын әйтеп, космик табышмакларга җаваплар эзләделәр, «В мире звезд и галактик» дип аталган астрономик викторина сорауларына җавап бирделәр. Космос, йолдызлар, күк турында җырлар да искә төшерелде. Кичә бик күңелле үтте.