Язгы өмә.

2022 елның 15 апреле, җомга

Яз - бөтен дөнья уяну вакыты гына түгел, чистарыну, сафлану вакыты да булып тора. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында җыелып өмәгә чыгу матур бер традициягә әйләнде. Коллектив белән бердәм, күңелле итеп территориядәге карларны тараттык, чүпләрне җыйдык, тротуарларны себердек. Бердәм булып эшләгәндә вакыт та сизелми үтеп китте. Территориядагы чисталыкка үзебезнең һәм бакчабызга килгән кешеләрнең күңелләре күтәрелә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International