Укучылар бөтен дөнья буенча таралган блоггерларның теләкләрен һәм открыткаларын укыдылар. Почта аша хатларны безнең мәктәп укучылары Көньяк һәм Төньяк Америка, Африка, Австралия, Европа һәм Азия илләреннән, шулай ук Яңа Зеландия, Исландия һәм Мадагаскар утрауларыннан кабул иттеләр. Гомумән алганда, укучыларга 50 дән артык илдән 150 дән артык хат килде. Барлык блогерлар да үз хатларында чит телләрне өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклаганнар.