"Әбиләрнең серле сандыгы"

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

2022ел-Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы буларак билгеләп үтелә.Шуны истә тотып мәдәният йортында күптөрле чаралар уздырыла. "Үткәнен белмәгәннең - киләчәге юк" - ди халык.
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган йолаларны хәтерләрендә калдыру, җыр-биюләр һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан,16апрельдә Алан мәдәният йортында "Әбиләрнең серле сандыгы" дип исемләнгән чара үтте.
Элек электән сандык татар өйләренең нуры булып саналган.Әбилэр анда узләренен иң кадерле куңел ядькарләрен саклаганнар,яшь киленнэрнең кияу йортына бирнэлэрендэ нэкь менэ сандык белэн алып килгэннэр.Балалар буген эбиләрнең  серле сандыгында сакланган  бик матур тубәтәйлэр, калфаклар,сөлгеләр һ. б. турында бик куп мэгьлумат алдылар.Кичә барышында"Түбәтәй ", " Зәлилә ", уеннарын уйнадылар,матур жырлар, дәртле биюләр бирделәр. 
Тагын шундый матур кичәләр уздырырга кирәк дигән теләк белән бәйрәм не тәмамладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International