Без, яз килүен түземсезлек белән көтәбез: кар эри, табигать җанлана. Әмма аның белән бергә эш тә килә. Территорияне җыю күп вакыт һәм тырышлык ала. Аның каравы, бөтен сарыф ителгән хезмәт безгә чистартылган урыннар рәвешендә әйләнеп кайтачак.
Өмәләрдә катнашу - ул әйләнә-тирә киңлек турында кайгыртуга җәлеп итә торган матур традиция һәм файдалы эш башкарырга мөмкинлек тә бирә. Апрель аеның һәр шимбә көнендә Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре субботник оештыралар. Бу атнада да алар авыл клубы территориясенең карларын тараттылар,тырмаладылар һәм чүптән арындырдылар.