1961 елның 12 апрелендә яз иртәсендә көчле ракета – носитель орбитага тарихта беренче «Восток» космик корабын Җирнең беренче космонавты-Советлар Союзы гражданы Юрий Гагарин белән бортына чыгара. Шул вакыттан башлап космонавт бик ерак атлады, ә бөтен дөньяда ерак планеталарга кызыксыну елдан-ел арта бара. 12 апрельдә Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне билгеләп үтелә.
13.04.22 ел көнне Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Рябинушка" фольклор коллективы катнашучыларын космосны үзләштерү тарихына сәяхәт кылырга чакырдылар, Кояш системасы планеталарын искә төшерделәр, космик табышмаклар чиштеләр, «йолдызлар һәм галактикалар дөньясында»дип аталган астрономик викторина сорауларына җавап бирделәр. Космос, йолдызлар, күк турында җырлар да искә төшерелде.