16 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә укучылар өчен “Укы – үкенмәссең!” дигән журналларга багышланган китапханә сәгате үтте. Китапханәче басмаларның ни өчен вакытлы матбугат дип аталуы, “пресса” сүзенең безгә каян килеп керүе, журналның газетадан аермасы, вакытлы матбугат басмаларының төрләре турында сөйләде. Балалар китапханәбезгә килә торган “Ялкын”, Салават күпере”, “Сабантуй” , “Чаян” исемле журналлар белән таныштылар. “Кара, сайла һәм укы!” дигән журналлар күргәзмәсендә балалар үзләрен кызыксындырган журналларны тапты.