18 апрель бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 16 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән берлектә, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында өмә үткәрдек. Аның тирә-ягын чистартып, чүпләрдән арындырдык. Һәйкәлләрне карап, чистартып тору безнең төп бурыч. Исәннәрнең кадереп, үлгәннәрнең каберен белик. Һәйкәлләр — әби-бабаларыбыз вакытыннан безнең һәм киләчәк буынга калган олы бер мирас ул. Батырлар Даны Мәңгелек!