Соңгы елларда терроризм, экстремизм кебек куркыныч төшенчәләрне еш ишетергә туры килә. Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә. 16 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Экстремизм һәм террор афәтеннән сак булыйк “-дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә авыл яшьләре белән үткәрелде.Сүз террорризм һәм экстремизмның асылы, аның китергән афәтләре турында барды. Шулай ук үзеңнең һәм башкларның иминлеген саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге әйтелде.