2022 нче елның 16 нчы апрелендә Ачы мәдәният йорты директоры Солтанова Л. И. җитәкчелегендә һәвәскәрләр берләшмәсендә катнашучылар "Игелекле эш" акциясе, һәйкәл территориясен җыештыру буенча өмә үткәрделәр. Балалар чүп-чар һәм коры яфракларны җыештырдылар, агарттылар, әле эреп бетмәгән карны да тараттылар. Берләшмәдә катнашучылар бик күп хезмәт һәм тырышлык куйдылар, димәк, киләчәктә балалар үз иленең чын геройлары турында онытмас, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәйкәлләре янында тәртип сакларлар, һәлак булган сугышчыларның исем-фамилияләренең чиксез исемлекләрен күреп, үз балаларына: «Бу һәйкәл без тыныч күк астында яшәгән кешеләр хөрмәтенә тора», - дигән өмет бар.