18 апрель бөтен дөньяда Халыкара һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре башлангыч мәктәп белән берлектә , сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында өмә үткәрделәр. Аның тирә-ягы кардан чистартылып, чүпләрдән арындырылды. Һәйкәлләрне карап, чистартып тору безнең төп бурыч. Исәннәрнең кадереп, үлгәннәрнең каберен белик.