Тиздән чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырар. Алда аларны имтиханнар һәм киләчәк өчен һөнәр сайлау бурычы тора.Укучыларга ярдәм йөзеннән төрле уку йортларыннан вәкилләр килеп тулы мәгүлүмат бирә. Буген, яъни, 15 апрель көнне Югары Кибәхуҗа урта мэктәбенең 9-11 сыйныф укучылары мәдәният институты вәкилләре белән очрашты. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды, уку йорты турында, андагы кагыйдәләр, үзенчәлекләр турында күп мәглүмат туплады. Россия Федерациясе, Татарстан Республикасының тынылган халык жырчысы Венера Ганиева һәм аның шәкертләре чыгышлары бик кунелле булды.