Өмәләр дәвам итә

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә шимбә өмәләре дәвам итә. 9 сыйныф укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М. җитәкчелегендә мәктәп бинасының арткы ягын кардан чистарттылар. Апрель өмәләре традициясе күптәннән дәвам итә. Ул хезмәт тәрбиясенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. һәр шимбә көн аерым бер сыйныф әлеге иҗтимагый эшкә җәлеп ителә. Май бәйрәмнәренә кадәр бара торган чарадан һәркемнең кәефе күтәрелеп керә, мәктәп территориясе дә чистарып кала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International