2022 елның 16-17 апрелендә балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәгендә тәрбияләнүче яшь бадминтончылар командасы Алабуга шәһәрендә узган «Татарстанның бадминтон өметләре-2022 " яшьләр турнирының 2 нче этабында катнашты. Бу ярышта өстәмә белем бирү педагоглары, Җаббаров Алмаз Фоат улы һәм Гарипова Гүзәл Газинур кызы җитәкчелегендә тәрбияләнүче 7 бала катнашты.