16 апрель көнне “Дулкын” йөзү бассейнында “Теләче” спорт мәктәбе йөзү буенча малайлар һәм кызлар арасында цифрлаштыру елына багышланган ачык Теләче муниципаль районы беренчелеге уздырды. Ярышларда Арча, Кукмара, Балтач, Саба, Теләче районнарыннан 140 спортчы катнашты.
Җиңүчеләргә медаль, грамоталар тапшырылды.