Юл, хәрәкәт, транспорт

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

18 апрель  көнне Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбенең 1 һәм 4 сыйныф укучыларына “ Юл. Хәрәкәт. Транспорт төрләре” темасы буенча  сыйныф сәгате  үткәрелде.  Укучылар  машина йөртүче,  юл хәрәкәтен  көйләүче  хезмәткәрләр һөнәре турында күбрәк мәгълүмат алдылар.  Һөнәргә  кызыксыну  уяту максатыннан  юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм кабатлау буенча кроссворд чиштеләр.  Юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен үзләштерү,  укучыларның үзара аралашуларын , дуслык , бердәмлек  сыйфатларын  яхшырту  өчен ахырдан пазллар җыйдылар. Һәрбер кеше: әти – әниме, укытучымы, укучымы яки башка һәнәр иясеме – юлларда сак булырга , юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Без – укучылар моңа ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International