Һәр елны аны Тукай айлыгы дип игълан итәләр.Безнең Лесной балалар бакчасындада бу көннәрдә бөек шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган районкүләм "Тукай язы" бәйгесенә әзерлек эшләре бара. Балалар бик теләп Тукай әкиятләрен сәхнәләштерәләр.Үз яшьләренә туры килгән шигырьләрен яттан өйрәнәләр. Әти-әниләре белән бергәләп аларга иллюстрацияләр ясыйлар. "Кызыклы шәкерт", "Гали белән кәҗә", "Карлыгач" кебек шигырләрен балалар аеруча яратып өйрәнәләр.