Космос үз куллары белән

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

          12 апрельдә Юрий Гагаринның галәмгә очуына 61 ел тула. Үзләрен космик ракетада очучы итеп күз алдына китерү, хыяллану балаларга бик ошый. Космос белән мавыгып, алар төрле материаллардан очу аппаратларын ясарга яраталар. Космос дөнясына чумып төрле поделкалар ясау балаларга үз иҗади сәләтләрен ачарга һәм үстерергә мөмкинлек бирә.

          Космонавтика көне алдыннан Теләче муниципаль районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары Гайнетдинова Ф.Т. һәм Хөсәенова Л. З. социаль хезмәт алучылар өчен «Космос үз куллары белән» дип исемләнгән иҗади мастер-класс үткәрделәр. Балалар ракетаны картон һәм төсле кәгазьләрдән ничек ясарга кирәклеген белделәр. Соңында кул эшләнмәләреннән чын-чын космик ракеталар парады килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International