Химия һәм биология укытучыларының район семинары

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

19 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә биология, химия укытучыларының "Химия, биология дәресләрендә функциональ грамоталылыкны үстерү шарты буларак заманча белем бирү технологияләрен куллану" дигән темага район семинары үтте. Семинарда катнашучыларны мәктәп директоры И.Б.Гайбадуллин сәламләде һәм укучыларда функциональ грамоталылыкны күтәрүнең мәгариф системасында тоткан урынын яктыртты. Химия укытучысы Хөсәенов Р.М. ачык дәрес барышында укучыларга функциональ грамоталылыкны үстерү буенча мәсьәләләр чиштерде. Мәгариф хезмәткәрләре белем бирүне сыйфатлырак итү максатыннан табигый фәннәр циклы дәресләрендә функциональ грамоталылыкка өстенлек бирергә дигән карарга килделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International