Ирләре ,уллары,туганнары зур батырлыклар күрсәткәндә ,тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр.Тылдагы хатын-кызларыбызның батырлыгы сугыш кырындагы батырлыкка тиң. 20 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарының өйләрендә очраштылар. Бу очрашу “Исәннәрнең кадерен бел” –дип исемләнде.Безнең апалар үзләренең башыннан үткәннәрне сөйләделәр. Алар”атлар беткәч,үгезләр җигеп җир тырмалауларын, бәләкәй арбага үзләре җигелеп симәнә ташуларын,билдән кар ерып урман кисүләрен”-сөйләделәр.Безнең аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк!