Яз җитеп, табигать җанлану белән беррәттән, һәр җирдә дә өмәләр гөрли, күмәк эшләр башланып китә. Табигатьне чиста тоту, тирә-якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү – безнең бурычыбыз. Шул максат белән, «ЭКОЯЗ» акциясе кысаларында Баландыш авылы мәдәният йорты һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре көче белән мәдәният йорты янындагы территориядә карлар таратылды, Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган һәйкәл яны тәртипкә китерелде.