Бөек Җиңү көненә әзерлек

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Без еш кына үз-үзебезгә “Ватанны сөю нәрсәдән башлана?” дигән сорау бирәбез. Ә җавабы бик гади – Хәтердән дияр идем. Быел Бөек Җиңүгә дә 77 ел була. 77 ел инде ул адәм баласының тулы бер гомере дигән сүз... Сугыш афәтен үз җилкәсендә татыганнарның сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя бара. Аларның каһарманлыгы дәвамчыларының хәтерендә, язып калдырган истәлекләрендә  саклана.
Күкчә авылында Хәкимов Хәмит Гәбделхәй улы ярдәме белән төзелгән һәйкәлдә дә, яу кырында ятып калучыларның исемлеге уеп язылган. Берләшмәләргә йөрүче балалар белән һәйкәл янын калган карлардан арындырдык. Бу эшне балалар зур горурлык хисе белән башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International