Сугыш. Бу сүзне ишетүгә йөрәк сыкрый. Күпме кеше яу кырында ятып калган. Күпме бала әтисез үскән. Авылларда калган хатын- кызларга, кул арасына кергән балаларга авырлык төшкән. Алар барлык көчләрен куеп, алны- ялны белмичә бер таңнан бер таңга эшләгәннәр. Бу тыл ветераннары алдында бүгенге буын балалары баш иябез. Шундый тыл ветераны белән очрашу Караширмә авылында гомер итүче Хазиева Гилембанат апа белән булды. Ул безгә узенең сугыш чорында күрсәткән фидакарь хезмәте турында сөйләде. Яшь, кулында яңа туган сабые булуга карамастан, үзеннән өлкән апалар белән, баласын кабык арбага салып, эшкә йөргән. Хәтта кайбер көннәрендә балага имезлек салырга ризык та юк иде,-ди. Бүгенге тормышка сөенеп яшәргә, илдә бара торган вәзгыятьләрнең тизрәк бетүен теләп, калган гомерне матур итеп яшәсәк иде дигән теләктә калды Гилембанат апа.