Шул уңайдан 16 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән берлектә, сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында өмә үткәрде. Аның тирә-ягын чистартып, чүпләрдән арындырылды. Һәйкәлләрне карап, чистартып тору - безнең төп бурыч. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик. Һәйкәлләр — әби-бабаларыбыз вакытыннан безнең һәм киләчәк буынга калган олы бер мирас ул. Батырлар даны мәңгелек!