Әмма Бөек Ватан сугышы вакытында 800 меңләп хатын-кыз иңнәренә хәрби кием салалар. Язмышлары сугыш белән бәйле хатын-кызларның геройларча үткәне хакында якты истәлекләр саклау, аларны данлау йөзеннән Баландыш авыл китапханәсендә «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел» проекты кысаларында эш алып барыла. Апрель аенда Бөек Ватан сугышы чорында тылда хезмәт куйган сугыш чоры баласы авылдашыбыз Тәслимә апа Нуриева янында булып аның тормыш хатирәләрен яңартып язып алынды һәм укучыларга тәкъдим ителде.