«Тукай әкиятләре – илһам чыганагы».

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан, 18-24 апрель көннәрендә Теләче балалар китапханәсендә “Тукай әкиятләре - илһам чыганагы” дип исемләнгән рәсем һәм эшләнмәләр конкурсы оештырылды. Конкурс мәктәпкәчә яшьтәге һәм урта яшьтәге мәктәп балалары арасында узды.

Эшләнмәләр табигый материаллардан, балчыктан, бисердан, гофрирланган кәгазьдән, төрле төстәге тасмалардан, чигелгән әйберләрдән һәм башка бик күп материалдан тәкъдим ителде. Алар түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: идеянең оригинальлеге, креативлыгы һәм башкару осталыгы.

Мондый конкурслар балаларда татар язучыларының китапларын укуга кызыксыну уята, иҗади потенциалны активлаштыра, шулай ук коллективта аралашуны үстерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International