Габдулла Тукай – татар халкының бөек шагыйре. Апрель -Тукай ае, Тукай язы.Шул уңайдан Олы Мишә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары “Тукай геройлары”дигән темага рәсемнәр ясадылар. Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне , табигатьне ,кешеләрне яратырга, гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Балаларыбызның аның әсәрләрен белүләре , кызыксынулары күңелебездә горурлык һәм якты хис уята.