Бүген Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.Тантаналы шартларда вахтер Фараджов Гидаят Мурсал оглын социаль өлкә хезмәткәрләре котладылар.
Юбилярга «дядя Генага» (аны үз итеп шулай атыйлар) дуслары һәм хезмәттәшләре бик күп матур, игелекле теләкләрен җиткерделәр, эшендә ирешкән уңышларын билгеләп үттеләр. Үзәк директоры Хәйруллина Альбина Илгизәр кызы юбилярга Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасын, шулай ук хезмәттәшләре исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.