20 апрель көнне Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогы Нуртдинова Рәзинә Сәлим кызы Флюид Арт техникасы буенча мастер -класс күрсәтте. Әлеге мастер-класста ике өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф. Г. Һәм Набиуллина Р.Р., методист Гараева Р.Р., директор урынбасары Нигъматуллина Л.И. катнашты.
Рәсем ясау өчен төп материаллар – акрил буяулар һәм разбавитель. Ике матдә катнашмасы агымдагы консистенцияне тәшкил итә, ул, үзе үк, рәсем ясый да. Сурәтләр буяуны агызу тизлегенә , почмагына бәйле. Ләкин бер рәсемне дә кабатлап булмаячак.