20 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә Сания Әхмәтҗанованың 60 яшьлек юбилее уңаеннан иҗаты буенча “Офыгында кояш нуры” дип исемләнгән шигърият сәгате үтте.

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Чарага “Шигырьләрдә күңел серләре” дигән китап күргәзмәсе куелды. Китапханәче Сания Әхмәтҗанованың тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, танылган шигырьләрен укыды, шигырьләренә язылган җырлар тыңланды. Аның шигырьләре яхшылыкка, матурлыкка, ихласлыкка өнди, табигатькә, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияли. Китапханәче шагыйрәнең соңгы елларда басылып чыккан «Гәрәбә» китабына күзәтү ясады. Китапта шагыйрәнең лирик-фәлсәфи шигырьләре, милләтебез тарихында якты эз калдырган күренекле хатын-кызларга багышланган "Татар-кызлары" лирик-эпик циклы, фидакарь табиб һәм татар халкына фидакарь хезмәт иткән галим Карл Фуксның образын сурәтләгән "Сүнмәс балкыш" поэмасы һәм популяр җырлар текстлары тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International