Безнең Лесной балалар бакчасында бу көннәрдә бөек шагыйребез Г. Тукай иҗатына багышланган районкүләм "Тукай язы" бәйгесенә рәсемнәр ясадык. Балалар бик теләп Тукай әкиятләре, шигырьләре белән танышалар. Бигрәк тә "Шүрәле", "Су анасы" әкиятләрен, “Кызыклы шәкерт”, “Бала белән Күбәләк”, “Эш беткәч-уйнарга ярый” шигырьләрен яратып тыңлыйлар. Әти-әниләре белән бергәләп аларга иллюстрацияләр ясыйлар. Шигырьләрен яттан сөйләргә өйрәнәләр.