Алан авыл китапханәсендә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган «Халык хәтере-мәңгелек!" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Аның кунаклары-Алан урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары.Чараның максаты - укучыларның тарихи мирас турында белемнәрен баету, яшь буында үз ватанына мәхәббәт тәрбияләү, туып- үскән урыннарның тарихын өйрәнү, шулай ук җәмгыятьне һәйкәлләрне тәртипкә салуга һәм аларга сакчыл карарга өндәүдән гыйбарәт. Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган чара «Тарихи ватаныбызны саклыйк» дигән девиз белән тәмамланды.