20 апрель көнне Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәдәният волонтерлары белән берлектә Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көненә багышланган акциядә катнаштылар. Сугыштан исән кайткан, сугыш кырларында ятып калган һәм фидакарь тыл ветераннары хөрмәтенә куелган обелиск янындагы территорияләрдә җыештыру эшләре алып барылды. Аның тирә-ягын чистартылып, чүпләрдән арындырылды. Тарих һәм мәдәният һәйкәлләре турында кайгырту тарихи һәм мәдәни мираска сак мөнәсәбәтне популярлаштыруга юнәлтелгән. Җиңү таңын якынайтуда үзләреннән зур өлеш кертән фидакарь затларны онытырга безнең хакыбыз юк!