Дидактик уеннар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе. Дидактик уеннарның балаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана
Дидактик уеннарның бер төре-өстәл уеннары. Боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче балалар да өстәл уеннарын бик яратып уйныйлар.