Татар халкының рухи байлыгы, милли мәдәнияте һам сәнгате ерак тарихка барып тоташа.

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Халкыбызның куңел җәүһәрләре: милли киемнәр, көнкүреш әйберләре, күнгә бизәк төшереп эшләнгән аяк киемнәре - болар барысы да гомумкешелек кыйммәтенә ия булган чын сәнгать әсәрләре. Балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре белән таныштыру максатыннан, Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" дип исемләнгән чара үткәрде. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре укучыларны "Халкыбызның милли җәүһәрләре" күргәзмәсе аша чигүле эшләнмәләр, калфаклар, көнкүреш әйберләре белән таныштырдылар. Бу күргәзмә балаларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International