Традициягә әверелде.

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Җиңү көнен бәйрәм итү көннәрендә ел саен Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл ветераннарыны янына барып хәлләрен белешү традициягә әверелде.

Бүгенге көндә анда Акманова Марфа Никитична яши. Марфа Никитична 1924 елның 23 июнендә Теләче районында, Карабаян авылында колхоз әгъзалары гаиләсендә туа. Гаиләдә җиде бала була: 4 кыз һәм 3 малай, Марфа Никитична – җиденче бала. Мәктәпне тәмамлый һәм Казанга күчә. Сугыш елларында Казан шәһәренең Ленин районындагы Казан авиатөзелеш заводында эшләгән. Марфа Никитична кияүгә чыкмаган. Җитмешенче елларда авылга әти-әнисен карарга кайта. Апаларына, абыйларына хуҗалыкта ярдәм итеп, балаларны тәрбияләргә дә ярдәм итә. Озак еллар дәвамында «Ленин " исемендәге колхозда сыер савучы һәм бозау караучы булып эшли.

Марфа Никитична Бөек Ватан сугышы юбилей медальләре, грамоталар белән бүләкләнгән.

Аны Теләче муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов исеменнән якынлашучы бәйрәм белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International