26 апрель көнне Казаклар авылы китапханәсендә клуб белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан ”И мокатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә “Күңелләрдә яши Тукай моңы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү белән башланып китте. Укучылар Г. Тукайның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган презентация белән таныштылар, әсәрләренә багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара барышында шагырьнең әсәрләре сәхнәләштерелде. Чара бөек шагыйребезнең “Туган тел” җыры белән тәмамланды.