"Тукай рухы безнең күңелләрдә"

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

26 апрель көнне район мәдәният йортында Туган тел көне һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланган "Тукай рухы безнең күңелләрдә" дип исемләнгән шигырь кичәсе узды.

Чарада катнашучыларны муниципаль район башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин сәламләде. Күңелле җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барган чарада,  үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре уздырган "Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең"  һәм "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәге үткәргән "Язлар алып килде Тукайны" район бәйгеләренә нәтиҗә ясалып, дипломнар, истәлек бүләкләре тапшырылды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International