Вакыт бик тиз уза. Бөек Ватан сугышы ветераннар саны да сирәгәя бара. Безгә, батыр җиңүчеләрнең оныкчыкларына Сугыш күптән булган кебек тоела. Әмма ул чактагы вакыйгалар алга таба киткән саен, алар ветераннар хәтеренә тагын да ныграк басыла. Җиңү көне алдыннан мәдәният хезмәткәрләре, башлангыч сыйныф укучылары, Айдар авыл җирлеге башлыгы белән берлектә "Хәтерне тере саклаучылар" дигән акциягә кушылдылар. Алар тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларының өйләренә барып хәлләрен белештеләр. Әңгәмә барышында тыл хезмәтчәннәре үзләренең биографияләре турында сөйләп хатирәләре белән уртаклаштылар. Тыл ветераннарына Җиңү бәйрәме уңаеннан Теләче муниципаль башлыгы исеменнән азык-төлек пакетлары һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау открыткалары, күчтәнәч тартмалар тапшырылды.Аларга сәламәтлек, оптимизм, күңел күтәренкелеге теләделәр.