27 апрель көнне, Шәмәрдән мәдәният йортында «Татар кызы-2022» республика бәйгесенең зона этабы узды. Анда Саба, Теләче, Арча, Кукмара, Балтач, Питрәч, Әтнә районнарыннан чибәр, уңган-булган татар кызлары катнашты. Теләче районы данын Баландыш авылыннан Гыйлаҗова Таңсылу уңышлы яклап конкурсның республика турында катнашу мөмкинлеге алды. Чын күңелдән тәбрик итәбез, яңа үрләр һәм уңышлар теләп калабыз, Таңсылу!