27нче апрельдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда «Моңлы дөнья» I Халыкара фестиваль-конкурсның гала-концерты булды.
Бу - уен коралларында уйнаучылар бәйгесе. Кайсы гына районнардан, төбәкләрдән катнашучылар юк монда, фестивальнең географиясе киң: Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Төмән, Владикавказ республикалары, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Балтач, Зәй, Актаныш, Теләче, Әтнә, Әлмәт шәһәрләре...
Әлеге халыкара фестиваль-конкурста катнашып райондашларыбыз - Иске Җөри авыл мәдәният йортыннан Ильяс Фархуллин, Илфат Имамиев 1че дәрәҗә лауреат, Имамиев Айрат 3че дәрәҗә, "Таллы күл" ансамбле 3че дәрәҗәдәрәҗәдә лауреат исеменә лаек булдылар. Афәрин!