22нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында «Үз телемдә шигырь сөйлим» исемле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгедә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Яратабыз сине, Тукай!" һәм "Шигырьләр бәйләме" номинацияләрендә көч сынаштылар. Кырлай урманыннан кунак булып килгән Шүрәле дә, кичәгә тагын да ямь өстәп, балалар белән татар халык уеннары уйнады. Барлык балалар да үзләрен бик талантлы һәм яхшы әзерлекле итеп күрсәттеләр. Бәйге ахырында катнапшкан балаларга грамоталар тапшырылды. Афәрин, балалар!