Әлеге бәйрәмгә 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясенең 63нче сессиясендә нигез салына, һәм ул 2010 елдан башлап, 22 апрель көнне билгеләп үтелә башлый. Россиядә бу көн 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Шушы максаттан һәм география атналыгы кысаларында бүген Иске Җөри урта мәктәбенең 2 һәм 4 сыйныф укучылары тәрбияви чара үткәрделәр. Бәйрәмнең төп максаты экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатудан гыйбарәт иде. Ахырда күләмле кул эш башкардылар.